Казанда атна буе балалар фильмнарын карау мөмкинлеге тудырылды

12.07.2016 11:26 | Җәмгыять һәм кеше

 

Казанда “КиноМай белән бәхетле мизгелләр” исеме астындагы кинофорум кысаларында,  балалар һәм гаиләләр өчен Россия кино атналыгы тәмамланды. Форум мастер-классларга, кино сәнгате әһелләре белән үткәрелгән иҗади кичәләргә, соңгы еллардагы балалар кинематографиясеннән күрсәтелгән киноларга бик бай булды. Матур кинолар  “Мир”, кинотеатрында, “Угол” иҗади лабораториясендә, “Байтик” балалар лагеренда актив күрсәтелде. Аларда зәйлеләрнең дә катнашу мөмкинлеге булды.

 

Энҗе Әгъләмова