Казанда беренче тапкыр балалар хәйрия кинофорумы уза

Бүген Казанда “Счастливые истории с “Киномаем” дип исемләнгән балалар хәйрия кинофорумы ачыла. Яшь тамашачылар игътибарына соңгы елларда Россиядә төшерелгән иң яхшы картиналар тәкъдим ителәчәк, алар шулай ук танылган актерлар белән дә очрашу бәхетенә ирешәчәк.

Россиядә игълан ителгән Кино елында Казанның “Счастливые истории” һәм Мәскәүнең “Детский КиноМай” хәйрия фондлары беренче тапкыр Татарстан башкаласында балалар кинофорумы үткәрә. 7-11 июль көннәрендә өч мәйданчыкта - “Мир” кинотеатрында, “Угол” иҗат лабораториясендә һәм “Байтик” компьютер лагеренда бушлай фильмнар күрсәтеләчәк. Балалар шулай ук кино төшерү процессы белән таныша, үзләрен актерлар, операторлар, сценарий авторлары һәм режиссерлар кебек хис итә алачак.

Кинофорумның кунаклары арасында Россиянең атказанган артистлары Валентина Светлова һәм Дарья Юрская, театр һәм кино актерлары Анна Бачалова һәм Сергей Губанов, шулай ук режиссер һәм сценарийлар авторы Владимир Карабанов бар. Алар мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздырачак.  Моннан тыш, форум кысаларында Казанның балалар хастаханәләрендә ял бүлмәләре ачылыр дип көтелә.