Әлмәттә язучылар аллеясы ачылды

Әлмәттә язучылар аллеясы ачылды 

10.06.2016 15:33 | Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә язучылар аллеясы ачылды [+ФОТОЛАР]

"Бяки-буки” әдәби фестивале кысаларында бүген шәһәрдә Язучылар аллеясы ачылды.

Тукай проспекты буенда урнашкан әдәби ишегалдында хәзер язучылар почмагы да булачак. Аның ачылу тантанасында Роберт Миңнуллин да катнашты. Анда хәзер китап уку символы булган ябалак шәһәр халкын сәламлиячәк. 

Район башлыгы урынбасары белән аллеяга агач утыртуны да танылган язучыга ышанып тапшырдылар.