Куакбаш “Шүрәлесе” Әлмәттә йөргән

Куакбаш “Шүрәлесе” Әлмәттә йөргән 

15.06.2016 13:55 | ҖӘМГЫЯТЬПринтерга

Куакбаш “Шүрәлесе” Әлмәттә йөргән (фотолар)

Күптән түгел “Бяки-буки” дип аталган әдәби фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләделәр, алар арасында куакбашлылар да бар.


Әдәби урам фестиваленең финалы Әлмәттә узды. Балаларны китапка, укуга тарту өчен оештырылган фестивальнең кунагы булып Казаннан язучы Роберт Миңнуллин да килгән. Әлеге әдәби конкурс күбесенчә Интернет аша барган, биредә бер фестиваль эчендә төрле конкурслар үткәрелгән. Куакбаш мәктәбенең VI сыйныф укучылары Айгиз Мөхәммәтҗанов белән Вилдан Сәүбанов “Әдәби геройның иң яхшы костюмы” конкурсында җиңеп, финалга чыкканнар һәм Әлмәттә бүләкләүдә катнашканнар. Айгиз Шүрәле, Вилдан Былтыр булып киенгән. Үзенчәлекле Шүрәле костюмын әнисе Зөлфия Мөхәммәтҗанова үзе теккән икән. “Ул костюм Әлмәттә бик популяр булды әле. “Шүрәле” янәшәсенә басып фотога төшәргә теләүчеләр күп иде, барысы да кызыксынып, тотып карадылар”, ди төшкән. Сүз уңаеннан, ул үзе дә шушы фестивальнең укытучылар өчен оештырган “Иң яхшы методик проекты” җиңүчеләре арасында. Ә Куакбаш китапханәчесе Гүзәлия Мифтахова “21 гасырда кеше тормышында китапның урыны” дигән фотоконкурста шулай ук җиңүче булган.